Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ГОМЕРЕМ СӘХИФӘЛӘРЕ

Дата написания: 
21 апреля 2022

Инсур Мөсәнниф
Гомерем сәхифәләре
Эксперименталь шигырь

Түбәндә – истигъфарым*:
Гомерем баскычлары,
Серемнең ачкычлары...
Тормышым үкенече,
Үткәннең көенече...
Дөньяның сөенече...

...Эшләсәм дә көн-төн,
Армадым;
Тик, масаеп, “борчак
Ярмадым”
Ак, саф намусымны
Сакладым;
Кайчагында, хәер,
Вакландым...
Кеше вакытларын
Урладым;

...Дусларымны һич тә
Сатмадым;
Киек кошка төбәп
Атмадым;
Барлык тереклекне
Якладым;

Кайчак пәрәвезгә
Чорналдым;
Әмма үзем аны
Кормадым.
Өлгерсә дә, иген –
Урмадым;

Чакырган җиргә дә
Бармадым,
Кусалар да, кайчак
Кайтмадым...
Хәмер сазлыгына
Батмадым;
Тәртәләрне тибеп
Ватмадым;

Булды: көрәшеп тә
Отмадым;
Янәш бәхет кошын
Тотмадым;
Булды: кайчак кояш
Каклады.
Бары Аллаһ кына
Саклады...

...Бармакка бармак та
Сукмадым,
Хәтта чөй-кадак та
Какмадым,
Тик... күккә төкереп
Ятмадым...
Суксам ялгыш, шеште
Бармагым;
Кайчак сынды тимер
Кармагым;

Яп-яшь, билсез тайга
Атландым
Һәм кинәт йөзтүбән...
Капландым,
Алга аксап-туксап
Атладым,
Фани дөньяларга
Зарландым...

Бер хаксызга кайчак
Хурландым...
Белмим, лаеклымы (?) –
Зурландым...
***

Үткәннәр, һай, буталган,
Күп нәрсә юк, югалган –
Я салкын, я ут алган,
Тик болар түгел ялган –
Гомерем баскычлары,
Серемнең ачкычлары...
Тормышым үкенече,
Үткәннең көенече...
Дөньяның сөенече...

* Истигъфар – тәүбә.
21.04.2022.