Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кай төше яман?

Дата написания: 
09 февраля 2022

Инсур Мөсәнниф
Кай төше яман?

Үз гаебен танмый, Дөнья каргау
Кемдер өчен – бу иң шәп гадәт...
Алар сүзен кире кага-кага,
Бетә хәтта кайчак көч-гайрәт!

Ае, кояшы бар, кар һәм яңгыры,
Иртәләрен төшә чык, томан.
Диңгез, чишмәсе бар, елгалары...
Бу Дөньяның кай төше яман?

Аллаһыга шөкер, туплар атмый,
Ишетмәсен, тфү, тфү, тфү, шайтан.
Начар булсын, әмма юллар да бар...
Бу Дөньяның кай төше яман?

Йокым тыныч. Өстәл тулы нигъмәт.
Үз караватымда уянам.
Тышта – буранлый. Өемдә җылы.
Бу Дөньяның кай төше яман?

Газы да кергән фатирга күптән,
Җылысы да килә торбадан.
Идән суык, әмма аяк туңмый әле...
Бу Дөньяның кай төше яман?

Безнең Дөнья һич тә яман түгел,
Кара әле, шаша кем һаман?!
Хәтта Ай белән Кояш ярамый –
Адәми зат ул үзе яман!
...Һәм Дөньяны яман итү өчен
Барысын да эшли... һәр заман.
8-9.02.2022.