Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тала... Тала!

Дата написания: 
29 апреля 2021

Инсур Мөсәнниф
Тала... Тала!
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Татар халык җыры.

Татар җырлары бик матур,
Тыңласаң да һәммәсен...
Әмма үзләренчә аңлый
Байлар аның мәгънәсен.

Кушымта:
Талауларның сайлап була
Ысулын – иң җайлысын.
Эх, тала! Тала! Тала
Халыкның бар байлыгын!

Эх, тала, тала, тала,
Тала минем беләгем –
Халык байлыгын таларга
Бигрәк авыр көрәгем!

Кушымта.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем...
Талап бетерә алмыйм –
Яна минем йөрәгем!

Кушымта.
27-29.04.2021.