Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сәясәт - пычрак эш...

Дата написания: 
03 ноября 2017
Заметка: 

Сәер шигырьләрдән тагын берсе.

Инсур Мөсәнниф
Сәясәт - пычрак эш...

Сәясәт миңа - чит һәм ят нәрсә,
Укымыйм һәм дә кызыксынмыйм.
Мигә үтеп керергә омтылган
Чит-ят фикергә буйсынмыймын.

Әмма берчак килеп эләктем мин
Җанга чит-ят бер манзарага.
Шундый (гади кеше аңламаган)
Зәхмәт йокты бит заманага...

Анда минем күргән хикмәтләрем!
Кемнедер тиргәп, орыштылар...
Бер тиен тормаган фикерләрен
Көчләп тагарга тырыштылар...

Пычрагы да байтак булды анда,
Чыннан да, сәясәт – пычрак эш...
(Омтылып көндәшен “батырырга”,
Түгелде әрәмгә күпме көч!

Нигә кирәк мондый хөсет эшләр,
Әйтерсең, без надан, сүзсез мал...)
...Кайткач, тизрәк кулым юдым, юкса...
Пычрактан чир йогу ихтимал!
2-3.11.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сәясәт - пычрак эш. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 199-200 бб.