Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ҖИМЕРЕК БАСКЫЧ

Дата написания: 
09 июня 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ҖИМЕРЕК БАСКЫЧ

Күпме алар бүген авылларда
Хуҗаларсыз калган иске йорт...
Элек гөрләп торган бакчалардан,
Кошлар китмәсә дә, киткән кот.

Йорт нигезе кара җиргә сеңгән,
Баскычлары черек, җимерек.
Күпме тырышсаң да, төзәлмәслек,
Бу яралар инде гомерлек.

Баскычлардан инде менеп булмый,
Кереп булмый, ачып ишекне.
Кайчан гына бу йорт гөрли иде –
Бала-чага тулы, бишекле...

Ә бит баскыч төрле-төрле була,
Авыл халкы белә (исәне)...
Кырып юган болдыр баскычлары,
Печәнлеккә алып менгәне...

Бар бит тагын... тормыш баскычлары...
Югарыга алып менгәне,
Балачакта ничек көтә идек
Өлкәнәю тизрәк килгәнне!..

Сөю көттек, анысы да килде...
Дөнья көтеп һич тә туймадык:
Эштә яндык, дөнья малы җыйдык...
Киләчәкне генә уйладык...

Әмма гомер бик тиз уза икән,
Күтәрелә торгач баскычтан...
Иң очына килеп җиттек, ахры...
Югарырак хәтта очкычтан!

Инде бүген, үткәннәре уйлап,
Утырабыз кайчак тилмереп...
Әмма алар ерак калган инде...
Йөрисе юк кеше көлдереп...

Хаталар бит шактый булган икән...
Вакыт агышларын үзгәртеп,
Үткәннәргә кайтып, гафу сорап,
Их, булсачы моны төзәтеп!

Күз яшьләре түгеп, җаның кыйнап,
Утырсаң да күпме тилмереп...
Үткәннәргә кире төшеп булмый...
Үткәннәргә баскыч җимерек.

Булыр әле алда сөенеч...
Яшик, исәнлеккә сөенеп.
6-9.06.2024