Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ҮКЕНМӘ ҮТКӘНЕҢӘ

Дата написания: 
28 апреля 2022

Инсур МӨСӘННИФ
ҮКЕНМӘ ҮТКӘНЕҢӘ

Яшьлегемне кайтарырга иде...
Тоташ түгел... Кайбер мизгелен.
Җитәр иде миңа бары шул да
Нык тотарга яшьлек тезгенен.

Эләктерсәм, һич җибәрмәс идем...
Ычкындыру кая инде ул!
Мәңге шунда торып калыр идем,
Егет сүзе – кыя инде ул!

Хәер, кемне сайлар идем икән?
Тәүге сөйгән асыл ярнымы?
Кыш көнендә яуган яңгырнымы?
Җәй көнендә яуган карнымы?

Идем... Идем... Идем генә бары...
Кирәкми лә миңа яшьлегем...
Барыбер шул язмыш кагар иде
Бүгенгенең ачык ишеген.

Кара сакал бары(ы)бер арттан калмый,
Килер идем шушы язмышка.
Алла кушкан икән, юктыр юллар
Язган язмышлардан узмышка.

Мин барыбер сиңа килер идем –
Соңгы сөйгән назлы ярыма!
И, бәндәкәй!..
Үткәннәргә риза-бәхил бул да,
Үкенмә һәм аңа кагылма!
28.04.2022.