Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Машинасыз калдылар

Дата написания: 
06 марта 2017

Инсур Мөсәнниф
Машинасыз калдылар

Хөппениса бер кибеттә
Шундый хәбәр ишеткән:
“Ун балалы кешеләргә
“ГАЗель” тиеш, ди, икән!”

Ишеткән дә, күңелендә
Ризасызлык баш төрткән.
Ул да моңа бик лаек бит,
Уйлап кара, я, төптән!

Дөрес, аның унау түгел,
Сигез генә нибары.
Әмма ире Хатмулланың
Бар читтә ике улы!

Кайту белән, икәүләшеп,
Зур киңәшмә кордылар.
Ике улын алып кайтсын,
Диеп карар кылдылар.

...Хатмулласы кайтып керде,
Ике улын җитәкләп.
Әмма өйдә – үле тынлык,
Ни булган, бу ни хикмәт?

Хөппениса мич янында
Утыра мыш-мыш елап.
Ачтыр, ахры, янәшәдә
Мәче йөри чиелдап.

– Нинди бәла килде өйгә?!
Кайда безнең балалар?! –
Хатмулланың башкаенда
Туды шундый сораулар.

Хөппениса шунда кинәт
Үк(е)реп елый башлады:
– Әтиләре... алып... китте...
Их, беткере башлары!
6.03.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “Хәерниса бер кибеттә...” (Шигырьнең “Машинасыз калдылар” дигән исеме төшеп калган). Шигырь. “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 79 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Машинасыз калдылар. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 186-187 бб.