Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Син әле аңламыйсың...

Дата написания: 
02 октября 2017

Инсур Мөсәнниф

Син әле аңламыйсың...

“Ник елыйсың, дөньясы шундый”, - диеп,
Син миңа аптырыйсың...
- Я, тынычлан, борчылсаң, син үзең дә
Дөньяны калдырырсың...
Ачы күз яшьләренең ник акканын
Син әле аңламыйсың...
Кая, ник барганыңны да белмичә,
Син әле атламыйсың...
Аллаh сакласын кара кайгылардан,
Аннан соң... аh… гайбәттән.
Элек дус күргән дошман булып чыкса,
Чигерә шул гайрәттән...
Ачы күз яшьләренең ник акканын
Син әле аңламыйсың...
Кая, ник барганыңны да белмичә,
Син әле атламыйсың...
Кем - булышыр, шатланыр... кем кайгыңа...
(Аяктан шул екмасын!)
Кайгы үтәр, тик кара йөрәкледән,
Аллаh бар, ул сакласын!
Ачы күз яшьләренең ник акканын
Син әле аңламыйсың...
Кая, ник барганыңны да белмичә,
Син әле атламыйсың...
Хәл белеш, янәшәңдә кешеләрнең
Бар бит зур кайгылысы...
Яшисең син әллә ни зур хәсрәтсез,
Уйламый алдагысын...
Ачы күз яшьләренең ник акканын
Син әле аңламыйсың...
Кая, ник барганыңны да белмичә,
Син әле атламыйсың...
30.09.-02.10.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Син әле аңламыйсың. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 196-197 бб.