Инсур Мөсәнниф
ҖИЛӘК ҖЫЙДЫМ...
Сәхрәләргә чыктым... Җиләк җыйдым,
Учлап түгел, чүпләп, берәмләп.
Түгел идем анда бер ялгызым –
Күпләр йөрде, көлеп... сөрәнләп...
Җиләк җыйдым шулай – берәмтекләп,
Чиләк тулулары сизелде...
Әмма кайчак, чиләк кинәт авып,
Чәчелде дә... җиләк изелде.
Булды, кайчак – тибеп аудардылар,
Сәхрә буйлап җиләк сибелде.
Сып(ы)рып кына җыеп булмый аны,
Сәхрә бит ул өстәл түгелдер...
Кайчак чакты усал кычытканнар,
Тешләп китте явыз кигәвен.
Мин аларны аты-юлы белән,
Әрни-әрни, ярсып тиргәдем.
Телең белән барлык чәчкәнеңне
Ике кулың белән җыясың...
Хәзер генә аңлыйм, сызлансаң да,
Кирәк булган телем тыясы...
Җиләк җыйган чакта баш иелә,
Җыясың ул кайчак тезләнеп –
Кара тиргә баткач, тузан йоткач,
Өс-башларым бетте керләнеп...
Озак җыйдым, җыйдым үҗәтләнеп,
Әмма һич тә туктап тормадым.
Ләкин кеше арый... киң сәхрәнең
Чикләренә килеп туктадым...
Күз ташлагач тулган чиләгемә,
Чиләктәге төрле җиләгемә,
Чуалыплар китте... уйларым.
...Сәхрәләр – ул дөнья. Иксез-чиксез.
Ә җиләкләр алар – елларым.
12.01.2023, Уфа