Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сай акыллы мин...

Дата написания: 
10 сентября 2021

Инсур Мөсәнниф
Сай акыллы мин...

Кемнәргәдер Ходай биргән инде
Иксез-чиксез тирән акыллар.
Алар сүзе генә чын хакыйкать,
Ә башкалар – сарык, маймыллар.

Тирән акыллылар – Ходай яратканнар –
Бал һәм майда гына йөзәләр,
Хәтта буа, күлгә бармыйча да,
Алтын балык кына сөзәләр.

Гомер буе сай акыллы булдым –
Тәтемәде алтын балык та.
Дәрәҗәсез булгач (түрә булмагачтын),
Көн-төн түгел исмем халыкта
(Кирәк түгел, димәк, халыкка).

Ничек бай булырга акыл җитми –
Кайсы юлны икән сайларга?
Сай акылым җитә әле, ярый,
Бакыр тиеннәрне санарга.

Сай акылым белән китәм инде
Сайдан да сай, тап-тар кабергә.
Акыллылар гүре киң, алтындыр...
Миңа кала бары үксергә.

...Сай акыллы булдым гомер буе –
Таламадым халык өлешен.
Шуның өчен чиксез горурлыгым –
Өлешемә төшкән көмешем...
7.08.-10.09.2021.