Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күктәгеләр

Дата написания: 
18 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Күктәгеләр

Кайбер каләмчеләр шулкадәр дә
Этәрелгән Күккә югары,
Алар инде мәңге Җиргә төшмәс,
Аерылган Җирдән юллары...

Хәтта барлыгы да онытылган –
(Чөнки Күктә!) күрми беркем дә...
(Кунак ашы – кара каршы инде –
Үзләре бит күрми берсен дә).

Күрмәгәч ни, адәм укымый да.
Мин дә белмим, күрмим, укымыйм,
Такташ булса әйтер иде усал:
“Чемберлин... ник анда чукынмый!”

Сорау: кем өчен язасыз соң сез,
Шигырьдә “Милләт!!!” – дип “көясез”.
Сорагыз өммәттән: милләткә безнең
Бармы соң кирәкле сөягебез?
17-18.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күктәгеләр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 324 б.