Инсур Мөсәнниф
Көзге
Уены-чыны бергә
Көзгегә карыйм... ә аннан
Карап тора бер ят карт.
Кирәген бирим, дип омтылсам –
Бар буыннар “шарт” та “шарт”...
Кара әле, бу көзге бит...
Борынгы бит, картайган...
Мине, көнләп яшьлегемнән,
Картайтадыр, һай, шайтан!
Яшәртә торган көзгеләр дә
Бардыр бит бу дөньяда…
Белсә, белер андый серне
Яшәүчеләр Кытайда.
Сату итә бер кытайлы
Безнең олы базарда.
Бардым шуңа бер көнне мин
Баткан килеш аһ-зарга.
Кытайлылар оста алар –
Шунда бит гел яңалык.
Булмас, димә, көзгене дә
Бирер әле яңартып.
– Беләм, якташ, аның серен,
Эшләп бирәм, кайгырма!
Бездә инде ул күптән бар,
Калмый йөздә бер сыр да!
Хакына бик тиз килештек...
Очсыз гына икән бит!
Башкарып та куйган эшне,
Тик бер сәгать үткән бит!
– Булды, әйдә, я, кабул ит
Минем җитез эшемне! –
Шулай диеп чакырды ул
Күрсәтергә көзгемне.
Яңа көзге, вәт, могҗиза –
Мин бит анда яп-яшьмен!
Йөздә бер сыр да калмаган,
Кая булган чал чәчем?!
Һушым китеп карап торам:
Минме соң бу, түгелме?!
Зур борын һәм зур колаклар...
Мул сибелгән сипкелле...
Яшь күрсәтүче көзгенең
Сере бик тиз ачылды:
Уңган кытай... ябыштырган
Егермедә чагымны!
16-20.06.2020.