Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Түмгәк

Дата написания: 
14 сентября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Түмгәк
Мәсәл

Мактана, ди, имеш, бер түмгәк:
“Миңарга баш ия барчасы”.
...Күрмичә, түмгәккә абынсаң,
“Иясең”, кайларга барасың.
Кемнең бар мөкатдәс максаты –
Уң-сулын, ал-артын карамый,
Бара ул сайлаган юлыннан,
Ә анда түмгәкләр сагалый:
Аларны исәпкә алмасаң,
Бик авыр хәлләргә калырсың.
Бил бөгеп, бүрегең салмасаң,
Гомерлек бер сабак алырсың.
Түмгәккә - намуслы, максатлы
Яманрак кадалган кылчыктан.
Абынмый, сөрлекми, ялынмый
(Баш ормый!) син берсен үталсаң,
Алдыңа яңасы калыккан.
Сизми дә каласың – егыта,
Сине дә үзенә иш итә:
Азгамы, күпкәме – туктата,
Барыбер үз сүзен сүз итә.
* * *
“Юк, булмас!” – димә син,
Һәм... саклан,
Алдыңа кара да,
Сак атла.
5.10.1994-14.09.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Түмгәк. Мәсәл. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 87-88 бб.