Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Котылды
И урлашты, и урлашты…
Капчыклап та, учлап та.
Фатир тулды акча белән,
Калмады бер почмак та.
Без капчыкта ятмый, диләр -
Һәм, ниһаять, тотылды.
Тотылды да… урланганны
«Төртеп» бик тиз котылды.
12.11.2014.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Котылды. Шигырь. “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 79 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Котылды. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 160 б.