Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җимерек нигез янында

Дата написания: 
27 ноября 2017
Заметка: 

Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Җимерек нигез янында

Өй алдында эскәмьядә
Ир утыра. Башын игән...
Йорт нигезе генә түгел,
Эскәмья дә җиргә сеңгән.
Сынган муел агачлары.
Җимерек йорт, ватык капка...
Картлар гына “чыш-пыш” килде:
– Нәҗметдиннең улы кайткан!
Ә бит күптән күренгәне,
Кайтканы да сизелмәде.
Ата-ана гүрдә күптән, -
Белсен монда кемнең хәлен?..
Нәрсә эзли, нигә кайткан,
Йорт-нигезен сатаргамы?
Үзе үскән туган йортын
Җимерергә, ватаргамы?
Кеше күң(е)ле – кара урман.
Кем әйтмешли, “этем белсен”...
Ә әлегә, чәчи-чәчи,
Суырадыр тәмәкесен.
25-27.11.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җимерек нигез янында. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 200-201 бб.