Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сәлам, егетләр!

Дата написания: 
13 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
Сәлам, егетләр!
Иртән торам, башым иеп, сәлам бирәм:
– Сәлам сезгә, сәлам, егетләр!
Сәлам сезгә илем, халкым батырлары,
Ныкмы әле сезнең беләкләр?

Бармы әле шушы фани дөньяларда
Алпамыша, Алып кебекләр?
Калды мәллә бары явыз хуҗасының
Әм(е)рен үтәр юха көчекләр?

Әллә алар бары әкияттә генә
Кулы белән дага бөгәме?
Ә тормышта, аз-маз авырлыкка түзми,
Сынып, сыкрап тезен чүгәме?

Дөньябызга хуҗа булып алды, ахры,
Акча колы мескен чүбекләр.
Син дә мулла, мин дә мулла инде хәзер,
Ә арбаны кем соң дегетләр?

Шыгыр-шыгыр килә тормыш арбалары,
Өстә йөзә бары күбекләр...
Кайчан туар икән фани дөньяларга
Алпамыша, Алып кебекләр?
...Сәлам сезгә, сәлам, егетләр,
Алпамыша, Алып кебекләр!
13.02.2021.