Инсур Мөсәнниф Куркам – сүрелермен* Узгач кына яшьлек таңым Ник син миңа очрадың? Нигә алдың йөрәк серем, Үз сереңне ачмадың? Серле идем, бәлки, шуңа Тартылгандыр күңелең... Серем барда сөя идең, Серем ачкач, сүрелдең. Ә син һаман серле миңа – Серле кебек сүзләрең, Ә керфек артына качып, Сер саклый күк күзләрең... ...Тик ачарга теләмим, кал Минем өчен булып сер, – Мин дә синең кебек үк бит, – Куркам, күңлем сүрелер. * Гөлнара Зыязова көе. 1980-16.09.1995. Җырны шушы сылтама (ссылка) буенча ачып тыңларга мөмкин – https://www.ok.ru/video/1098900900408. Кайда, кайчан басылган: 1) Шәңгәрәев Инсур. Исемсез. «Узгач кына яшьлек таңым...» Шигырь. "Коммунизм таңы", 8 март, 1986, №29. 2) Мөсәнниф Инсур. Куркам – сүрелермен. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 20-21 бб.
Перед регистрацией стоит посмотреть как платит площадка и что пишут игроки читать реальные про Олимп Казино отзывы о выплатах так проще оценить надежность сервиса