Инсур Мөсәнниф
Эт тормышы
Без барыбыз – тере җан иясе:
Кешеме син, яки этсеңме...
Көрәшәбез, язмыш безне сугып
Ексын яки арттан этсенме...
Бигрәк тупас, диеп, ачуланма,
Болар бар(ы)сы тормыш, чынлыкта.
Өйдән чыккан чакта син белмисең,
Нинди этләр көтә тыкрыкта.
Эт, дигәннән. Ул да анасына
Бик кадерле бит ул, нарасый.
Әмма, үскәч, тартып алалар бит
Аның ай-ваена карамый...
Нинди хуҗа туры килә инде,
Анысы бер Алла кулында;
Нинди булса да ул, койрык болгый,
Каршы ала, чыгып юлына.
Колак артын кашый кайчак хуҗа,
Егылыплар, рәхәт чигәдер!
Хуҗа кушса, аның сүзен тыңлап,
Ажгыр елгаларны кичәдер.
Тугры караш нинди икәнлеген
Үзем беләм – эт тә асрадым,
Дөрес, элек заман башка булды,
Ул бары тик тавык саклады.
Телем икмәк – бары хәер генә,
Урам этләрен дә сыйладым.
Алар исә, хайван хуҗалары ташлап,
Типкәләнгән мәхлук затлардыр...
Эт – ул кеше дусты, диләр...
Дустыр, бәлки, әйе, хуҗага!
Сакласын тик Аллаһ, әгәр кайчак
Аяк бассаң шәхси межага!
Ник өзмәсен сине урталайга,
Хуҗа кушкан: “Сакла сызыкны!”
Чөнки хуҗа иртән, көндез, кичен
Табагына сала ризыкны.
Койрык болгый, бер алдына чыга,
Биш артына чыга, тырыша!
Аның өчен беркем указ түгел,
Тик хуҗасы гына зур патша.
...Без барыбыз – тере җан иясе.
Маэмаймы яки шагыйрьме...
Бездә дә шул эт язмышы инде...
Укы, әнә, тәүдән шигырьне...
9.03.2022.