Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЮБИЛЕЙЛАР – БАРЫ САН ГЫНА

Дата написания: 
19 июня 2024

Инсур Мөсәнниф
ЮБИЛЕЙЛАР – БАРЫ САН ГЫНА

Гомер шулай уза икән, диләр,
Ел артыннан еллар үтәләр.
Чибәрлекне еллар, һич кызганмый,
Әллә кая алып китәләр...

Олы юбилеем җитте, диләр,
Бу юбилей – бары сан гына.
Минеке дә җитте, бер сан артты...
Картаймасын әле җан гына!

Әйе, минеке дә җитте менә,
Сиңа инде алтмыш биш (65), диләр...
Юктыр әле, кире әйләндерсәң,
Илле алты (56) гына, дус-ишләр!

Көтәм әле, менә, түзем генә,
Җитмеш берем (71) бер көн тулыр, дип.
Анда инде, анда инде, дуслар,
Яшем унҗидедә (17) булыр, дип!

Табыннарның күрке булып шулай
Утырырга әле язсын, дим.
Без утырган матур мәҗлесләрнең
Хатирәсе мәңге калсын, дим!

Биибез дә әле, җырлыйбыз да,
Яшьлекләрне искә алабыз.
Утыз яшьтә инде картайганга
Үрнәк булып әле калабыз!

Ташламасын бары тазалыклар,
Сау булсыннар, балам, оныклар!
Йорт-илемдә булсын тынычлыклар,
Иң мөһиме шул бит, и, дуслар!
19.06.2024