Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Урманнарга керсәм...

Дата написания: 
22 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
УРМАННАРГА КЕРСӘМ...

Урманнарга керәм… Шаклар катам,
Әллә урман бар ул, әллә юк…
Читтән караганда, ул бар кебек,
Эчкә үтсәң, аңлар хәл дә юк...

Ярты урман, череп, авып ята,
Соңрак авар, ахры, калганы...
Үзгәртепме әйтсәк туры сүзне –
Иле нинди, шундый урманы.

Кәкре-бөкре юкә, нечкә элмә,
Чыбык-чабык кебек чаганнар...
Әллә инде кисеп бетергәннәр –
Төз агачлар кая булганнар?

Ә кайдадыр урман бөтенләй юк,
Саткан аны комсыз бәндәләр.
Йөз ел кирәк урман үссен өчен...
Үсми бит ул бары әйдәләп!

Оныкларга бездән ниләр калыр –
Шуны уйлау кирәк иң элек...
Бу көн белән генә яши икән,
Киләчәксез, димәк, кешелек.

Урман авыр сулый, хәле авыр,
Әллә үзен шулай кызгана,
Әллә инде безне, адәмнәрне,
Кисәтергә теләп, сызлана...

Урманнар бит алар – яшел калкан,
Тагын әле – Җирнең үпкәсе.
Яшел калкан да юк, юк үпкә дә –
Хәтта шундый хәтәр уй да килә –
Җиркәй түзәр азга, күпкәме?
21-22.02.2021.