Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
ТОРМЫШ БИТ УЛ...
Тормыш күрсәтте төрлесен...
Алдагысы – билгесез...
Әмма барлык күргәннәрем
Башкаларга биргесез!
Кеше язмышы төрлечә –
Хәтта меңгә төрләнә,
Тик дөньяда яши-яши...
Бирешмәскә өйрәнә.
Тормыш – ул бит көз көне күк
(Күз яшь түгеп, сөйләнмә):
Бер бозылып, бер рәтләнеп,
Барыбер бер көйләнә!
25.10.2024, 13.03.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тормыш бит ул... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 285-286 бб.