Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Хайвани халәт (Животное состояние)

Дата написания: 
30 декабря 2019

Инсур Мөсәнниф
Хайвани халәт

Һәр ел саен берәр хайван елы...
Утырамын шуңа шаккатып.
Һәр елыбыз я шуышып уза,
Я дулаган атны атлатып.

Өргән булабыз ул... Эт өрсә дә,
Бүре, сарык ашап, йөри ул.
Сарык тиреләрен сата-сата,
Ике куллап акча көри ул.

Ник елыбыз өреп-шыңшып уза,
Я мыркылдап уза, дуңгыздай?
Кая инде каршы бер сүз әйтү,
Күзләр генә яна ут-куздай.

Тавык кебек, тибенәбез болай,
Сыер тизәгендә чокынып.
Козгын күрсәк, аска җибәрәбез,
Я качабыз, дога укынып.

Барска ни, сарык та бер, куян да,
Барсы да бит тәмле кабымлык.
Тиресеннән туннар тегеп, йөри,
Бүре кебек, аны ябынып.

Аҗдаһалар килсә өсләренә,
Маймыл кача биек агачка:
“Миңа тагын нәрсә кирәк инде?!
Туйдырды бит икмәк-калачка...”

Ә күседән бары тимер генә,
Теше үтми, исән-сау калган!
...Нинди елда тусаң, син шул хайван,
Әзер сиңа, туган, шәп тамга!

Һәркемгә дә әзер үз хайваны...
Аллаһ моңа карап ник түзә?
Барыбыздан хайван ясадылар,
Үзәгемне, аһ, нәкъ шул өзә...
30.12.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Хайвани халәт. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 286-287 бб.