Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
Ярый әле горурлар бар
Шундый горур кешеләр бар:
Авызы тулы кара кан
Булса да төкермиләр,
Бу тормышның ваклыгына
Төкереп тә бирмиләр,
Канга - кан, дип, үчкә - үч, дип,
Дау күтәреп йөрмиләр.
Горур, диләр...
Алар барга
Дөнья имин, димиләр.
24.01.1996.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ярый әле горурлар бар. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 34-35 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Ярый әле горурлар бар. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 119-120 бб.