Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БАШКИРИН

Дата написания: 
08 ноября 2022

Инсур Мөсәнниф
БАШКИРИН
Рус түгелмен, ләкин россиян мин...
М.Кәрим.

Башкорт түгелмен мин, әмма башкирин мин...
Туган чакта шулай язганнар...
Мин-сабыйдан һич тә сорап тормаганнар,
Чөнки “өстән” шулай кушканнар.
Үтәгәннәр, сүзсез, куштаннар.

Башкорт түгелмен мин, әмма башкирин мин...
Кече Ватанымның улы мин.
Аңа булган иксез-чиксез, мәңге сүнмәс
Сөюемнең тугры колы мин.

Сусап китсәм олы юлдан барган чакта,
Чишмәләрнең суын эчкәнмен.
Дөнья ничек кенә утап-бутаса да,
Кычыткандай, әрсез үскәнмен.

Урыс каеннары барын, әйе, беләм...
Тик бу бары имеш һәм мимеш...
Шулай икән, башкорт, татар талы кайда?!
Әлморон я гөлҗимеш?!

Чөнки, язмышыбыз кебек, алар уртак,
Җиребез дә уртак, һичшиксез!
Һәм боларны ныклап, чынлап уйлаганда,
Була алмас беркем уй-хиссез!

Без үскәндә милләт аеручы кемдер
Булды микән, белмим, истә юк...
Хәтта белми идек, дисәм, хата булмас,
Шуңа талашмадык һич тә... Юк!

Алсак инде шагыйрь һәм дә әдипләрне,
Якын Атнабай да, Мостай да.
Якын Иделләр дә, Уфа, якын Казан...
Якын алар миңа кайда да.

Башкорт түгелмен мин, әмма башкирин мин...
Алла кушкан юлдан барамын.
Көнләшүдән кара янып, и дошманнар,
Бутамагыз әле араны!

Җирдә, хуҗамын, дип, ныклы басып торам,
Ала алам әле сулышны...
Боларның бит бөтенесе-барсы өчен,
Туган җирем, сиңа бурычлы!

Башкорт түгелмен мин, әмма башкирин мин...
Гүзәл Башкортстанның улымын.
Милләтчелек дигән усал җилгә каршы
Атлыйм әле тормыш юлыннан!

Башкорт түгелмен мин, әмма башкирин мин...
Баш игәнем минем – Туганлык!
Тату, дус яшәсәк әгәр, бердәмләшеп,
Менә шунда инде – Горурлык!

...Башкорт түгелмен мин, әмма башкирин мин...
Шулай диеп тагын бер мең юл
Яза алам...
Чөнки миллионнар өчен
Мәңге кан саркыган бер моң ул...
5.09.-8.11.2022.

Комментарии

!!!