Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җанварлар төрмәсендә (тәүге исеме "Зоопаркта")

Дата написания: 
14 сентября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Җанварлар төрмәсендә
(Тәүге исеме – "Зоопаркта")

Зоопаркны сөймим кечкенәдән...
Шул ук төрмә – җанвар төрмәсе.
Зебраларның хәтта тиресе дә
Хәтерләтә тоткын көбәсен.
Арлы-бирле, ярсып, йөри ерткыч,
Ә күзләре чәчә нәфрәтен.
Чыксын гына тимер читлегеннән,
Их, күрсәтер иде гайрәтен.
Шуңа микән, карый алмыйм тыныч,
Шушы усал ерткыч күзенә.
Әзер алар, әзер өзгәләргә,
Качып чыгып, төшсә эзеңә.
Ирек газиз ерткыч җанварга да,
Читлекләргә аны япканчы,
Тигез көрәш – ауда үтергәндә
Гөнаһасы бәлки азрактыр.
Читлекләргә кереп, үзебезнең
Бикләнүләр генә җитмәгән,
Бер гөнаһсыз киек иреген дә
Булабыз бит әле чикләгән.
Кеше үзе – иң куркыныч ерткыч,
Кешеләрне ябып читлеккә,
Бәлки, барча киек-җанварларны
Җибәрергә кирәк иреккә?
21.09.1994-14.09.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Зоопаркта. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 22 бит.
2) Шәңгәрәев Инсур. Җанварлар төрмәсендә. Шигырь. "Кызыл таң", 9.10.1997, №196.
3) Мөсәнниф Инсур. Җанварлар төрмәсендә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 81-82 бб.