Инсур МӨСӘННИФ
КИЧКӘ КӨТ,
яки КАРТЛАР ГЫЙШКЫ
Шаяру
Бер ханым, ОКдагы дустым (мин аны бик белеп тә бетермим), “сез нигә сөю, мәхәббәт хакында язмыйсыз”, дип, минем “авырткан сөялемә” басты. Яшь чакта языштыра идем, ахрысы. Ярый, картайгач та язып карыйм инде, дип, компьютер алдына утырдым. Үзем язам, үзем күз яше аралаш көләм!!! Ни килеп чыгуы хакында инде сез хөкем итегез.
Аяклар калтырый.
Сөякләр шалтырый.
Кан басым югары,
Алырга даруын
Акча да юк әле...
Тик ни бит... янәшә
Тере җан кирәк бит.
Кешегә, сау чакта,
Кемнәрдер терәк бит...
Иртән үк чакыргач,
Килешмәс карышу,
Бармыйча булмас, дим...
Үлмәмдер дарусыз...
Битеңнән сыйпармын,
Ә бәлки, үбәрмен
(Башкага хәл юк бит,
Я кинәт үләрмен)...
“Суык, брррр!” – диешеп,
Җылы туннарны киеп,
Юрганга төренеп,
Картларча сөйләшеп,
Барлап бар чирләрне,
Тын гына гөрләшеп,
НИБАРЫ, БАРЫ ТИК
Арканы – аркага,
К.ткә – к.т терәшеп
Ятсак та ятакта,
Төкереп барсына,
Киенәм акрынлап.
Кичкә көт.
***
Торам икән онытып...
Әйткән идең: “Ал, – диеп, –
Чәй эчәрбез утырып”, –
Алдым сөт.
25.12.2023