Инсур МӨСӘННИФ
САЛАВАТ КҮПЕРЕ АРТЫННАН
...Яңгыр узды, юды табигатьне,
Яшәрде үләннәр, күпереп.
Офыкларга карап юлга чыктым,
Ә алда – Салават күпере.
Бу дөньяның сихри могҗизасы
Чакыра үзенең артыннан.
Ни көткәнен әле белмәсәм дә,
Тау арты таулардан артылам.
Салават күпере – җиде төстә,
Ни гаҗәп, юк анда карасы.
Куып тоту өчен могҗизаны,
Барасы да алга, барасы.
Адым арты адым... Әмма никтер
Ерагая бара арабыз...
Куып тота алмам, ахры, аны,
Әмма атлыйм... атлыйм чарасыз...
...Кояш, балкытты да, үзе йотты
Салават күперен аямый...
Тик мин могҗизаны күрү өчен
Ризамын атларга, тайчанмый:
Максатым бит шул ук әле һаман –
Мин телим күрергә якыннан –
Шуңа үҗәт атлыйм Кояш йоткан
Могҗизалы күпер артыннан.
“...Могҗизалар юк ул дөньяларда”, –
Әйтә берәү миңа...
Әйтерсең,
Бар(ы)сын белә... Ә мин раслыйм: “Бар ул!
Барып җиткәч, сиңа әйтермен!”
26-27.03.2025