Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бар бит әле үтәселәр

Дата написания: 
06 апреля 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Бар бит әле үтәселәр

...Мин бары тик фәкыйрь шагыйрь генә,
Сезне хөкем итә алмам.
Шигырь тыңлап, шигырь укып кына,
Йә, кем әйтә, - кем сафланган?
Карамагыз миңа, карамагыз
Фәкыйрь шагыйрь итеп кенә.
Әле сезгә күңел җылым бирдем,
Йөрәгемне китеп, менә!
Иң яхшысы – яратыгыз мине,
Шундый килеш – нинди булсам.
Уйлап кара: “Язмыш – усал күркә”,
Киләчәктә кем – кем булмас?!
Ә киләчәк – томан артларында,
Анда әле ни күренә?
Бәлки әле янәш утырырбыз
Зур табынның иң түрендә?
Карамагыз миңа, карамагыз
Бүгенге көн күзлегеннән.
Бар бит әле үтәселәр
ВАКЫТ
Дигән сират күпереннән.
6.04.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бар бит әле үтәселәр. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 11 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Бар бит әле үтәселәр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 108 б.