Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

«Сугыш өчен үстермибез»

Дата написания: 
08 мая 1985
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Сугыш өчен үстермибез

Сугыш күптән үткән, диләр,
Чәчкә ата тыныч тормыш.
Үткән дәhшәт кайтавазы —
Экраннарда бара сугыш.
Өзелә япь-яшь гомерләр
Ярчык тиеп, пуля тиеп.
Шартлау, атыш арасында
Үлем йөри шашып биеп.
Аягүрә баскан килеш
Үлә ирләр иле өчен...
...Экран янында яшь ана
Җыеп үзенең бар көчен —
Әйтерсең, куркыныч яный, —
Күкрәгенә кыскан улын.
Әйтерсең, экраннан үлем
Сабыена суза кулын.
Анага сугыш кирәкми,
Нәфрәт яна күзләрендә,
Һәркемнең уенда булган
Изге өмет сүзләрендә:
«Без улларны үстермибез
Сугыш өчен, үлем өчен,
Минем улым тик хезмәттә
Чәчәк аткан илем өчен.
Без улларны үстермибез
Үтерергә, җимерергә.
Алар үсә илебезгә
Бары бәхет китерергә.
Сугыш түгел, тик тынычлык,
Җирнең барча сабыена!..»
...Ана газиз нарасыен
Ныграк кыса куенына.
Экраннарда утлар сүнә,
Тик күңелдә шомы кала.
...Анасының куенында
Дертләп-дертләп йоклый бала...
8.05.1985.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Сугыш өчен үстермибез! Шигырь. "Коммунизмга" (Тәтешле РГ), 22.02.1986, №23.
2) Мөсәнниф Инсур. «Сугыш өчен үстермибез!». Шигырь. "Яңавыл таңнары", 23.05.1996, №61.
3) Мөсәнниф Инсур. Сугыш өчен үстермибез. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 26-27 бб.

Прикрепленные файлы: