Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
ҖАВАПСЫЗ СОРАУ
Иртән – таза-сау...
Ә кичкә – сырхау...
Синең дә шулай...
Минем дә шулай...
Дөнья да шулай...
Илем дә шулай...
Күңелдә сорау
(Әйтерсең, борау):
Кайчаннар гына
Төште соң кырау,
Илем халкына
Кайлардан сынау?..
Кичтән – таза-сау...
Иртәнгә – сырхау...
Күктәнме сынау?..
Файдасыз юрау:
Җавапсыз сорау
(Олы бер олау)...
Аңа юл – урау...
19-27.12.2024, 18.01.2025