Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БУТАЛДЫ БУ ДӨНЬЯ

Дата написания: 
25 марта 2023

Көлегез, файдасы бар, белегез!

Инсур МӨСӘННИФ
БУТАЛДЫ БУ ДӨНЬЯ...
Уены-чыны бергә

Элек: “Дөнья асты өскә килде”, –
Диләр иде картлар, уфтанып.
Ә хәзер без: “...өсте аска килде”, –
Дибез, сүгеп яки сызланып...

Элек ирләр көчле затлар иде,
Хатын-кызлар хәзер – эш аты.
Кайбер ирләрнең дә шөгыле бар:
Эчеп ята өйдә – “эш каты”

Гаиләдә генә түгел мондый хәлләр –
Бер яклап та дөнья калышмый.
Кичә ачлык иде, бүген – туклык,
Тик килмәсен алмаш – “... туклык – ... ачлык”,
Барсын бары шулай ялгышмый.

...Кибетләр бай хәзер, сатып алдым,
Чикләвек һәм “кило” помидор.
Яз бит, булмый витаминсыз,
Дөресе дә аның шулайдыр...

Помидорны кисим, дисәм, өйдә,
Сынды куйды корыч пычагым –
Кызыл, тик пешмәгән, таштай каты,
Вәт, ашадың менә, “пычагым”!

Чикләвеккә күзем төште шунда,
Тик табалмыйм, каһәр, чүкечне!
Бер уңмаган, һич уңмаган, диләр,
Кемнән алыйм хәзер бар үчне?!

“Шалишь, бырат!” – дидем чикләвеккә,
“Уйла, бырат!” – дидем үземә.
Без арбадан төшеп калган түгел!
Зирәклек бит чыккан йөземә!

Хәлдән чыгу юлын таптым бар(ы)бер,
Тукай сүзләренә* тап булып!
“Зирәк” дигән сүзне өстәдем дә...
Чикләвекне ваттым... таштай каты
Помидорга озын сап куеп.
* Биредә Г.Тукайның “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән сүзләренә ишарә.
25.03.2023