Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сер – булсын

Дата написания: 
24 августа 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Сер – булсын

Бәгъзе берәү бар дөньяга
Шәрран ярып,
Барлык серен һич оялмый
Сала ачып.
Кеше сере ни аңарга,
Үз сере ни.
Дөнья ничек кабул итә -
Аны белми.
Иң яманы – икәү сере
Фаш ителсә,
Бар дөньяга таратылса
Һәм чәчелсә...
И адәмнәр...
Бу дөньяда хатын-кыз бар,
Ирләр дә бар,
Икең генә белә торган
Серләр дә бар...
24.08.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Сер булсын. Шигырь. "Кызыл таң", 22.02.1995, №35.
2) Мөсәнниф Инсур. Сер булсын. Шигырь. "Ватаным Татарстан", 7.07.1995, №128-129.
3) Мөсәнниф Инсур. Сер – булсын. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 29 бит.
4) Мөсәнниф Инсур??? Сер булсын. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 2001.
5) Мөсәнниф Инсур. Сер - булсын. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 78 б.