Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ишек ачма миңа, шакысам да...

Дата написания: 
06 июня 2017
Заметка: 

Бу бары тик шигырь генә, ә автобиография түгел! Б.Такмаков фотосы (Инсур Шәнгәрәев идеясе).

Инсур Мөсәнниф
Ишек ачма миңа, шакысам да...

Ишек ачма миңа, шакысам да,
Бу йомшаклык бары минутка...
Салсаң да син гомер буйларына
Мине мәңге сүнмәс бу утка.

Ишек ачма миңа, шакысам да,
Җәй көнендә җиргә кар ятмый!
Иңнәремә ятып еласаң да,
Кайгы-хәсрәтеңне таратмыйм!

Ишек ачма миңа, шакысам да,
Бу минутлар берни хәл итми.
Бу очрашу бары безнең хата,
Җан да, тән дә hич тә ял итми.

Ишек ачма миңа, шакысам да,
Мин уйлармын бары – өйдә юк...
Әмма өмет өзми, бертуктаусыз
Йөрәк кенә тибәр “тук” та “тук”...

Ишек ачма миңа, шакысам да...
6.06.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ишек ачма миңа, шакысам да... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 192-193 бб.