Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
ТУЫП КИЛӘМ
Тере булсалар да, минем өчен
Инде... «вафат» кешеләр бар.
Ягъни: «Ни, дисәң дә, ул ук түгел...» –
Кебекләр һәм ишеләр бар.
Әмма... Мин дә, бәлки, кемдер өчен
Шулай күптән «үлгәнмендер»:
Онытыпмы, әллә башкачамы...
Күптән мине «күмгәннәрдер»...
Әмма тормыш тормый бер урында –
Язлар җитте исә, җир яңара,
Бөре – бүртә, үлән – «борын төртә»,
Ерганаклар, ярсып, киң юл яра!
Әйе, тормыш һәрчак яңарышта –
Бу раслау бит буш түгелдер!
Ә кем белә, бәлки, мин дә янә
Туып киләм... кем өчендер.
19-24.04.2023