Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Юатты (Утешила)

Дата написания: 
09 февраля 2022

Инсур Мөсәнниф
Юатты
Уены-чыны бергә

Күрше егет китә армияга.
Елап, әнисенең сыны катты...
Төрле уйлар аңын чуалтты.
Күрше Әсма әби, моны күреп:
– Кайтыр, кайтыр! – диеп юатты.
...Чынга ашты, бер елдан кайтты!

Инде кызы китә кияүгә*...
Ә ананы тагын уй басты,
Төрле шикләр аңын чуалтты.
Күрше Әсма әби, моны күреп:
– Кайтыр, кайтыр! – диеп юатты...
?
* 2021 елда Русиядә 923 553 (Башкортстанда – 23036) никах теркәлгән, ә 644 207 (Башкортстанда – 16704) пар аерылышкан (Росстат мәгълүматлары буенча).
9.02.2022.