Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Укучыма сүз ахырында

Дата написания: 
25 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Укучыма сүз ахырында

Сезнең алда китап... Тик ошармы?
Шушы сорау килә уема.
Бар тормышым сыеп беткән аңа –
Яздым аны гомер буена...

Бу шигырьләр, юк, юк, һич кенә дә,
Классиклыкка дәгъва итмидер.
Мирас булып калсын әле, дидем,
Көч түгелгәч инде күпмедер...

Бәлки (хәтта) кирәгеннән артык,
Көч түккәнмен, җаным тынмагач.
Тарих чүплегендә калса калыр,
Яндырсам да, алар янмагач...

...Бер авылда яши иде шагыйрь,
Язды шигырь, көндез һәм төнен...
Үләр алдан күмгән ул аларны,
Сайлап ялгыз зур бер тал төбен...

Минем моңа җитми батырлыгым,
Ярлыкагыз, кичерә күрегез!
Ахыргача укып чыккач инде –
Димәк, бик киң күңел түрегез.

“Акыл сатсам” кайчак бераз сезгә,
Зинһар, мине гафу итегез.
Өйрәтергә, әйе, яратабыз...
Бу яклап соң кемнәр гаепсез?

Шигырь аша очрашулар бәлки
Булыр әле – моны көтәрмен...
Ә юк икән (риза, нәрсә биргән),
Тыныч күңел белән, “Җирдә миннән
Бер сүз калды”, диеп, китәрмен.
25.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Укучыма сүз ахырында. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 337-338 бб.