Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ТӘҮГЕ КАР
Беренче кар яуды бүген...
Булсачы анда бер тап!
Көтеп алабыз да сине...
Йөрибез изеп-таптап...
Дөнья шулай яралганмы,
Я соңрак таралганмы –
Кичтән булса ак, күрәбез
Иртәнгә карайганын...
Сокланып, карап калыйм, дип,
Кышның тәүге карына,
Тырышамын сеңдерергә
Хәтерем сандыгына.
Беренче кар... Беренче кар,
Синдә нинди сихер бар?!
Аяк аста ыңгыраша...
Сорыймы соң миһербан...
Бу газапка түзә алмый,
Соңгы көне тиз җитә:
Беренче кар озак тормый –
Ул бик тиз эреп бетә...
Тәүге кар һәм адәми зат...
Каян булсын охшашлык?!
Әмма, туган, бар икән шул...
Сине белмим... Мин таптым...
...Туган чакта сабый күң(е)ле
Ап-ак була, саф була.
Яши-яши, картлыгына
Караны дөнья сала...
17-24.11.2024