Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Әлллә яз, әллә кыш...
Яз язлыкка, әмма кыеклардан
Тамчы таммый әле һаман да.
Яз сулышын тоеп, шатландырып,
Чәчәк атмый гөлем – яран да...
Сизми булмас, бәлки, сизәләрдер –
Ак бураннар, ахры, калгандыр.
Тик табигать аңлап бетми кебек
Йөрәкләр һәм җаннар талганны.
Вакыт җитми, гөл дә чәчәк атмый,
Түземсезлек бары адәмдә...
Сабыр итик, барлык сораулар бит
Хәл ителә ерак Галәмдә.
...Очланмаган әле, ахры, “теге”,
Имза куяр матур каләм дә.
19.03.2022.