Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кыргый алмагач (Дикая яблоня)

Дата написания: 
14 февраля 2022

Инсур Мөсәнниф
Кыргый алмагач

Йорт алдында үсә иде
Бер төп кыргый алмагач.
Ике күрше кисте аны,
Мирга* сыя алмагач...

Янәсе дә, кояш төшми,
Тәрәзәне ышыклый...
Кискәннән соң хәмер йотты,
Тәмләп кенә, ашыкмый...

Инде корыр, дигән идем...
Яшәү көче зур булгач,
Җиңмеш икән – бирешмәде,
Төптән шытты ел узгач.

Әмма инде төз түгел ул,
Нибары куак кына.
Чәчәк атмый, җимеш бирми...
Утыра тыйнак кына...

Күршеләр ни хәлдә, диеп,
Сораучы да табылыр...
Алар күптән мәрхүм инде...
Мир ишеге ябылды...

Йорт алдымда – гарип агач,
Аны күрсәм, уй баса.
Дөньяны ник тар күрәләр?
Иркен кебек ләбаса?!

Чыршыларга гына түгел,
Алмагачка тынгы юк!..
Каргалар – карга инде ул,
Сандугачка тынгы юк!..

Утырган үз ботагына
Чабадыр ахмак кына.
Безләрдән соң нәрсә калыр?
Калырмы куак кына?..

Дөнья яме бездән тора,
Уйласаң чак-чак кына,
Без бит Җирдә мәңге түгел –
Дөньяда кунак кына...

Кунак булсаң, тыйнак бул, дип,
Өнди халык әйтеме.
Дөньябызны матур(ы)рак
Итү кулдан килмиме?!

Бар булганны сүтеп ату,
Җимерүе җиңел ул...
Һич кенә дә җан сызламый,
Вату – төзү түгел ул...

Җимереп тә бетерербез,
Калыр бары, әйе, чүл...
Киләчәктә кайда яшәр
Синең кыз һәм синең ул?..
* Мир – дөнья.
13-14.02.2022.