Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ни булды миңа?

Дата написания: 
19 апреля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Ни булды миңа?

Ни булды соңгы арада –
Үз-үземне аңламыйм.
Әллә күктә, әллә Айда,
Йолдыздамы – кайда мин?
Көнем үтте, дип көенмим,
Үтте, диеп сөенәм.
Сөенүен сөенәм дә -
Шатлык белән аяк басам
Яңа туган көнемә.
Гомер үтә, дип сөенмим –
Үтә, диеп көенәм.
Көенүен көенәм дә -
Һәр көн куам тормыш атын
Булган барлык көченә.
Ни булды соңгы арада,
Аңлый алмыйм – кайда мин?
Үз-үземне югалтканмын –
Эзләнүдә, юлда мин.
19.04.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ни булды миңа? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 56 б.