Алыштырыр идем
Инсур Мөсәнниф Алыштырыр идем Кичә генә әле унсигездә идем... Бүген инде уздым алтмышны... Кая барам: әллә мәңгелеккә, Әллә... Яшьлегемә кире кайтышмы? Белмим, картлык зур хәсрәт һәм бәла микән, Әллә инде картлык – шатлыкмы? ...Әмма, мөмкин икән, тормый икеләнеп, Моңсу яшьлегемә алыштырыр идем Шатлык булган шушы картлыкны. 18.01.2018. Кайда, кайчан басылган: 1) Мөсәнниф Инсур. Алыштырыр идем Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 204 б.
2018 елда язылган беренче шигырем