Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тургай моңы

Дата написания: 
20 февраля 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Тургай моңы

Күкләргә атылды тургай...
Болытта югалды да,
Яңгыр тамчылары булып,
Моң яуды югарыдан.

Берсе тамды керфегемә...
Җаныма моң уралды.
Икенчесе – йөрәгемә...
Күңелдә җыр яралды.
20.02.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тургай моңы. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 15 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Тургай моңы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 105 б.