Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
Мең рәхмәт
Тормыш авыр, дибез...
Зарланабыз көн-төн:
- Нигә бер рәхәткә биргән йөз михнәт?
Тик килер шундый көн
Һәм әйтерсең берчак:
- Михнәтең дә, тормыш, нинди зур рәхәт!
Михнәте дә рәхәт...
Гомер беткән чакта
Бу сабагың өчен, тормыш, мең рәхмәт.
31.10.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Мең рәхмәт. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 20 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Мең рәхмәт. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 116-117 бб.