Инсур МӨСӘННИФ
“МИНДӘ СИНЕҢ ЭШЕҢ ЮК...”,
яки “Синдә минем эшем юк...”
И смешно, и грустно,
И некому руку подать.
М.Ю.Лермонтов.
“Көлкеле дә, сагышлы да –
Кул бирер кеше дә юк.
Чөнки хәзер беркемнең дә
Беркемдә эше дә юк...”
Шулай диде бер танышым,
Каядыр читкә карап.
Ниләр генә әйтим икән,
Булырмы аңа ярап?
Күреп торам, мин дә аңа
Булдым ни дә, юкмы ни...
Аңа бар(ы)бер барысы да –
Пәйгамбәрме, чуртмы ни...
Аның миндә кайгысы юк,
Башлар аша атлый ул.
Кайгы – бары үз кайгысы,
Ник анасын сатмый ул...
БҮГЕН мин “буш урын” аңа
(Әмма йөрмим үпкәләп).
Миндә эше БҮГЕН юктыр...
Ә минеке күптәннән...
Дөнья тулы бик күп хикмәт,
Тормышыбыз – тар көймә...
Бу дөньяда, “батмыйм”, дисәң,
Битарафка сөйкәлмә.
21-29.02.-3.03.2024