Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шуңа да ул...

Дата написания: 
09 февраля 2022

Инсур Мөсәнниф
Шуңа да ул...

Нигә бик еш искә төшә авыл,
Куе үлән баскан сукмаклар?
Кендекләр бит күптән аерылган,
Туганнар да инде Сак-Соклар*...

Тәүге сөйгән ярлар, чишмә буе,
Күрше абый һәм дә апалар...
Барысы да, йөрәк чеметтереп,
Хәтеребездә кире кайталар...

Күзгә яшьләр сирәк килә, әмма
Сагыш өзә һәрчак бәгырьне.
...Авыл безнең яшьлек хатирәсе,
Шуңа да ул бигрәк кадерле.
...Чынында без, авылны да түгел,
Сагынабыз узган яшьлекне.

* Бер-берсе белән тыныша алмаган улларын аналары каргау сәбәпле, кошка әверелеп, инде бер-берсен мәңге таба һәм күрешә алмаган ике малай хакында татар халык бәете.
9.02.2022.