Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кояш - хас та кеше икән

Дата написания: 
20 августа 2020

Инсур Мөсәнниф

Кояш – хас та кеше икән!
Бер җыр тыңлаганнан соң башымда туган пародия (шигырьнең юлларын китермим, авторын әйтмим)

Яңгыр ява башлар алдан
Кояш кинәт... югала.
Әле генә күктә була,
Аннан кая... юл ала?

Табышмакны чишим, диеп,
Беркөн киттем артыннан.
Күргән хәлдән хәйран калдым
Чак егылмый артыма!

Кояш – хас та кеше икән,
Уйлый-уйлый ис китә –
Офык артында чүгәләп,
Качып-посып... “пес” итә!
20.08-15.09.2020.