Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КӨТЕЛМӘГӘН КУНАК (НЕЖДАННЫЙ ГОСТЬ)

Дата написания: 
08 декабря 2022

Инсур Мөсәнниф
КӨТЕЛМӘГӘН КУНАК
Детектив

Беркөн берәү ишек шакый,
Куркып, аптырап киттем.
Беркемне дә көтми идем,
Шуңа калтырап киттем.

Ишек ачсам, бер карт тора,
Чал чәчләре көмештәй.
Җыерчыклар баскан йөзен,
Тормыш бөккән – бирешкән...

– Исәнме, – ди, – мин – Картлыгың,
Килдем инде чакырмый.
Ишегеңне иңеннән ач, –
Шулай ди, күз ачтырмый.

Рөхсәт сорап та тормады,
Картлыгым түргә узды,
Аяк бөкләп утырды да,
Кытыршы кулын сузды:

– Соңгы сәгатеңә кадәр
Яшәрбез иптәш булып.
Матри, малай, качам, димә,
Барыбер тотам куып!

Риза булмый, кая барыйм,
Барыбер тотам, ди бит...
Көтмәсәң дә, киләм, ди бит,
Гомер – бер тотам*, ди бит.

Яшәп яткан көннәребез
Көтмәгән кунак белән...
Уңайсызлык тудырса да,
Куалмыйм таяк белән.

Юаткан була бит әле:
– Сөен, син – исән-имин.
Күпләр көтеп ала алмый,
Мин бит һәркемгә килмим.

Рәхмәт, димен, көн-таң туса, –
Миндәй зирәкләр сирәк.
...Көтмәсәң дә, бу кунакка
Сөенеп яшәргә кирәк.
* Бер тотам – борынгы үлчәү берәмлеге – бер уч киңлеге, мисалга, без яшь чакта шобага тотышканда куллана идек әле... Халык җырына да кереп калган:
Урман буйлары абага,
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә, тотыйк шобага!
8.12.2022