Инсур МӨСӘННИФ
ЯЛКАУЛЫК
Уены-чыны бергә
“Кит инде, сүз әйтергә дә
Иренгән синдәй булмас!..”
Шулай, диләр, кайчак миңа,
Ачыклап торыр-тормас...
Ялкаулыгым өчен куең
“Икеле” яки “өч”ле:
Менә шушы яклап минем
Кимчелегем бик көчле.
Сүз әйтергә, и, иптәшләр,
Түгәргә кирәк бит көч:
Авыз ачып, тел тибрәтеп,
Тын алып – ике, я өч...
Кайчак килсә дә әйтәсе,
Турысын гына ярып,
Түзеп калып, торам инде
Авызыма “су кабып”...
Тел тыймасаң, давыл куба,
Сүз артыннан сүз китә.
Сүз артыннан сүз китә дә,
Кеше башына җитә.
...Белсәгезче, мин ничекләр
Үземә үзем үчле!
Әйе, кайчак җиңә алмыйм:
Ялкаулыгым бик көчле.
...Хәер, беләм шунысын да
(Әйтеп калдырган халкым):
Сүзең булса да көмештәй,
Дәшмәүләрең – мең алтын.
Халык белми әйтмәгәндер,
Аны тыңлау – шәп гадәт.
Мин – тыңлаучан, уйламагыз,
Эзли, дип, бу куркак куян
Аклану өчен сәбәп.
27.09.2025