Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Була ул картларда да...

Дата написания: 
06 августа 2007

Инсур Мөсәнниф
Була ул картларда да...

Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул hәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олгайган көннәрдә дә.
Гата Нуруллин, «Картаямыни соң йөрәк?..».

Син — розалар яратасың,
Ә мин — тик сине сөям.
Зифа сының күргәндә дә
Бер тереләм, бер үләм.
Картларда да булган нәрсә
Миңа да килеп җитте.
Салкын (ялкын?) карашларың
Көйдерде дә, ут итте.
Яндырды да карашларың,
Калды җаннан соры көл.
Тик елмайсаң әгәр дә бер,
Yсеп чыгар сөю-гөл.
Чөнки көл бит — таш юл түгел
(Шәт, анда да үсә ул),
Тормыш — шатлык булсын өчен
Мәхәббәтем гөле бул.
Мәхәббәт — яшьлектә, диләр,
Була ул картлыкта да.
Нәкъ шул яшәргә көч бирә
Илледә... алтмышта да.
...Әйдә, елмай әле бер.
19.07.2007-6.08.2007.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Була ул картларда да... Шигырь. "Яңавыл таңнары", 14.02.2008, №30.
2) Мөсәнниф Инсур. Була ул картларда да... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 147 б.