Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Алла күрсәтмәсен

Дата написания: 
28 ноября 2016

Инсур Мөсәнниф
Алла күрсәтмәсен

Адәмне бар (хасил) иткәч, Аллаh,
Гамәлләрен бераз күзәткәч,
Аның сабыйдай шат йөзен күргәч,
Кайбер кимчелеген төзәткәч

(Ягъни аң-зиhен hәм тел-сүз биргәч),
Әйтте: “Ялгыз булыр күңелсез,
Хатын кирәк сиңа, югыйсә бит
Калуың бар тәмам нәселсез.

Уйламагандыр бу хакта, димә,
Монысын да алдан кайгырттым.
Үзең кебек заттан булсын өчен
Аны кабыргаңнан яраттым.

Холкы, дөрес, бераз аңлаешсыз,
Ис(е)ме – Хәва. Дөнья көтегез.
Җирдә тормыш хөкем сөрсен өчен
Адәм затын дәвам итегез.

Әлегәчә күргән нәрсәң түгел,
Шуңа күрә алдан кисәтәм...
Мин, Аллаhың, ләхәүләмне әйтеп,
Хәзер сиңа аны күрсәтәм”.

Адәм белсә иде киләчәктә,
Хәва аркасында Җир-җәннәттә,
Башкайлары ниләр күрәсен...
...“Алла күрсәтмәсен”* дигән әйтем
Шул заманнан калган, күрәсең...
*“Алла күрсәтмәсен” - "Не приведи Господь"
26-28.11.2016.

Кайда, кайчан басылган:

1) Мөсәнниф Инсур. Аллаһ күрсәтмәсен (Шигырьнең берничә юлы төшеп калган). Шигырь. “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 79 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Алла күрсәтмәсен. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 183-184 бб.